Әниләр көне
“Көннәр якты булсын өчен ӘНИ кирәк”.
7 сыйныфта әниләр көненә багышланган бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе үткәрелде. Әлеге дәрескә түбәндәге максатлар куелган иде: Әниләргә ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү; сүз һәм эш белән өлкәннәрнең күңелләрен күрә, кәефләрен тоя белергә өйрәтү. Бәйләнешле, диалогик, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Дәресебез өч тукталыштан торды: “Шигъри дөнья”, “мәкальнең башы минем тел очында, ахыры кемдә икән?” Һәм “минем әнием”. Әлеге туталышларда укучылар үзләренең җыр-моңга, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүгә осталыкларын, зирәклекләрен, тапкырлыкларын һәм әниләренә булган ярату, хөрмәт хисләрен күрсәттеләр. Алар үзләренең чыгышлары белән җирдә иң кадерле кеше – әни икәнен исбатладылар. Дәрес рус һәм татар телләрендә алып барылды
Добавлено 01.12.2010
школа